Александра Пензина, Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең физик культура инструкторы, XIV Бөтенроссия социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр арасында.
Бүләкләү тантанасы Сочида Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы кысаларында узды. Җиңүчеләрне РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков котлады.
Гомумән алганда, конкурсның барлык этапларында 15 номинациядә 3,8 меңнән артык белгеч катнашты. 32 субъекттан иң яхшы 52 номинант җиңүче булды.
«Астра» үзәге белгече «Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының волонтерлар һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар белән уртак системалы эшен төзүнең иң яхшы практикасы» номинациясендә мактаулы икенче урынны алды.