«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Югары Ослан районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансерлаштыру һәм тикшерү өчен китерү буенча чаралар үткәрелә. Социаль хезмәтне Югары Ослан үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге күрсәтә.

Район хастаханәсендә гражданнарны табиб-терапевтлар кабул итә. Чаралар аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә, үз сәламәтлекләрен уңайлы күзәтергә мөмкинлек бирә.

Ел башыннан бирле уртак хезмәт нәтиҗәсендә районда яшәүче 423 кеше вакытында профилактик тикшерү үтә һәм табиблардан консультация ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International