Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Министр урынбасары хезмәт күрсәтү шартлары белән танышты, учреждениедә яшәүчеләр белән аралашты.
Юлия Абдреева шулай ук Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән киңәшмә уздырды.