Эш бирүчеләр хезмәт базары мониторингы буенча сораштыруда катнашырга чакырыла

2025 елның 5 сентябре, җомга

«Квалификацияләрне бәйсез бәяләү турында» 2016 елның 3 июлендәге 238-ФЗ номерлы федераль законның 6 статьясы нигезендә ел саен хезмәт базары мониторингы буенча сораштыру үткәрелә.

Хезмәт базарын мониторинглау эш бирүчеләрнең квалификацияле кадрларга ихтыяҗы турында мәгълүмат җыярга мөмкинлек бирә, ул федераль һәм региональ программалар, кадрларга ихтыяҗ фаразларын формалаштыру, эштән азат ителүче хезмәткәрләрне яңадан әзерләү турында, региональ хезмәт базарларында тармак кластерларын җайга салу, квалификацияне бәйсез бәяләү турында карар кабул итү өчен кулланылырга мөмкин.

Хезмәт базары мониторингында 2025 елның 31 октябренә кадәр сылтама буенча электрон анкета тутырып катнашырга мөмкин: https://nark.ru/mrt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International