Лениногорскида күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр

2025 елның 5 сентябре, җомга

4 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган» дигән темага мәгълүмати чара үткәрде. «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырылган чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.

Дәрес күпбалалы гаиләләрнең дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Педагог ярдәмнең һәр төрен алу алгоритмын җентекләп аңлатты. Шулай ук Татарстан Республикасында каралган социаль ярдәм чаралары турында консультацияләр бирде. Ләйсән Хәйруллина катнашучыларның барлык сорауларына тулы җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International