Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән «Террорсыз киләчәк» социаль-педагогик дәресе үткәрелде.
Чара башында белгеч 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. Шуннан бирле 3 сентябрьдә бөтен ил буйлап террорчылык актлары корбаннарын искә алалар.
Яшьләргә экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр, Бесландагы фаҗигале вакыйгалар турында презентация һәм видеороликлар күрсәттеләр. Дәрес азагында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чарада 11 кеше катнашты.