«Ышаныч» үзәге карамагындагылар шәһәрне кош очышы биеклегеннән күрде

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2 сентябрьдә Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» социаль практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллыдагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен шәһәрнең иң эре бизнес-үзәкләренең берсенең күзәтү мәйданчыгына мавыктыргыч экскурсия оештырылды.

Чара танып белү генә түгел, социаль-адаптацион характерда да булды, төркемдә катнашучыларга үзләрен шәһәр тормышының бер өлеше итеп тоярга һәм биеклектән искиткеч күренешләр белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International