Тәрбиягә алынган әби үзенең ярдәмчесенә рәхмәтле

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Балтач районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елдан Идея Жилина тәрбиягә алынган. Ул Маргарита Васильева гаиләсендә яши.

«Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре ай саен яшәү һәм карау шартларыннан канәгатьлек, өлкән яшьтәге кеше ягыннан проблемалар һәм тәкъдимнәр булу-булмавын ачыклыйлар.

Идея Жилина белән аралашу барышында аның мавыгулары турында сөйләшәләр, шул ук вакытта өлкәннәр белән эшләүнең инновацион технологияләрен кулланалар. Мондый әңгәмәләр эчке тынычсызлыкны җиңәргә ярдәм итә, ышаныч һәм оптимизм хисе бирә.

Идея Жилина сүзләренчә, аңа ярдәмчесе Маргарита Васильева белән бик тә бәхет елмайган. Ул бик игътибарлы һәм яхшы күңелле. Аның белән бергә олы яшьтәге кеше үткәннәр турында сөйләшә, бергә ретроконцертлар тыңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International