«Казан Экспо»да эре тармак форумы узды, ул бер мәйданчыкта бөтен Россиядән нефть-газ һәм химия сәнәгате лидерларын җыйды.
Форум белән бергә «Россия эше» кадрлар үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрде. 10 000 гә якын вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәгә 800 дән артык кеше килде, 400 дән артык кеше эшкә урнашу һәм укыту буенча консультацияләр алды. Чара йомгаклары буенча 35 катнашучы эшкә юллама алды.
ТР Кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин инженер һөнәрләренең хезмәт базары трендлары турында доклад белән чыгыш ясады.
Вакансияләрдән тыш, катнашучыларны алдынгы предприятиеләрдән лекцияләр, конкурслар һәм мастер-класслар көтте.