Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар өчен «Минем республикам – минем Татарстаным» дигән концерт программасы үткәрелде. «Эврика» мәдәни үзәге артистлары тамашачыларны рус һәм татар телләрендә чыгышлары белән сөендерделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды, мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук учреждениедә бәйрәмгә багышланган «Без чемпионнар» физкультура-сәламәтләндерү чарасы да узды.

Биектау районының «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Кәеф» җәйге клубы катнашучылары белән салфеткалардан күләмле рәсемнәр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Республика көнен милли ризыклар көне белән билгеләп үттеләр.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Гүзәл Насыйрова өлкәннәрне «Әдәби кич утырулар» технологиясен кулланып котлады.
.jpg)
28 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар әкиятләренә багышланган көн узды. Балалар халык иҗаты һәм фольклоры дөньясына чумдылар, бай татар әкиятләре дөньясы белән таныштылар.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең иҗат остаханәсендә социаль хезмәт алучылар социаль эш буенча белгеч белән бергә милли бизәкле брошкалар ясадылар.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган интеграцияләнгән чара узды. Балаларга татар милли бизәкләренең традицияләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

27 августта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Синең белән горурланам, Татарстан!» дигән чара үткәрделәр.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре «Татарстан – минем республика» дигән күңел ачу программасы уздырды. Социаль хезмәт алучыларга дәүләт символикасы, республика территориясендә яшәүче халыкларның туганлыгы турында сөйләделәр.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар уздырылды. Урмышлы, Туктар Урдалы авылларында социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән бергәләп үзләренең тәрбияләнүчеләрен котладылар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен викторина үткәрделәр. Менталь тайпылышлары булган затлар өчен танып белү әңгәмәсе оештырылды.
.jpg)
Бәйрәм уңаеннан мондый чаралар барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә узды.