Яр Чаллыда «Робинзон» слеты узды

2025 елның 29 августы, җомга

Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Робинзон» слеты үткәрә.

Матур урында, «Каенкай» ял базасында, 28 августта Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 социаль приютыннан 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге катнашучылар очрашты.

Сәламләү сүзе белән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ленар Шакиров чыгыш ясады. Ул балаларга уңышлы стартлар, җиңү һәм яхшы кәеф теләде.

Традиция буенча һәр команда өй эшен тәкъдим итте. Юбилей слетының үзенчәлеге яңа этап кертү – Ватанны саклаучылар елына багышланган тематик плакатлар эшләү булды. Программаның тагын бер мөһим өлеше интеллектуаль этап булды – аны барлык командалар да уңышлы узды. Иң авыры хәрби-спорт юлы этабы булды.

Төп этаплардан тыш, командалар мастер-класслар станцияләрендә булдылар. Балалар шулай ук кече Сабантуй ярышларында катнаштылар һәм лазертаг уйнадылар.

Слет йомгаклары буенча жюри түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде:

1 урын – Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» социаль приюты;

2 урын – Түбән Кама районындагы «Балкыш» социаль приюты;

3 урын – Алексеевск районындагы «Кайгырту» социаль приюты.

Хәрби-патриотик уен йомгак ясау һәм командаларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International