Тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә көннәре узды

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Ачык гаилә / ата-аналар көннәре кысаларында 26 августта республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ата-аналар бергәлеге белән очрашулар булды.

Социаль хезмәтләр җыелмасын рәсмиләштерү, ял итүне оештыру, менталь тайпылышлары булган балаларны тәрбияләү һәм социализацияләү, техник тернәкләндерү чараларын алу, тернәкләндерү үзәгенә йөрү ешлыгы мәсьәләләре буенча, тернәкләндерү процессында кулланыла торган методикалар турында фикер алыштылар.

Чараларда 217 кеше катнашты. Ата-аналар өчен шулай ук төрле мастер-класслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International