Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.
Хәрби хезмәткәр балаларга фронттагы шартлар, үзенең хәрби белгечлеге үзенчәлекләре һәм сугышчан иптәшләре турында сөйләде. Балалар һәм педагоглар кунакка «Минем яраткан Татарстан» интеллектуаль уенда катнашырга тәкъдим иттеләр. Барысы бергә атаклы истәлекле урыннарны, республика символларын искә төшерделәр.
Соңыннан МХО катнашучысы тәрбияләнүчеләрнең берсенә бүләк тапшырды.