Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды.
Чакырылган экспертлар күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль, медицина һәм хокукый дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр.
Түгәрәк өстәл һәм индивидуаль консультацияләр барышында ата-аналар дәүләт хезмәтләрен алуның административ регламентларына, пособиеләр һәм ярдәм чараларын билгеләүгә, өстәмә отпускларга һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның эш режимына бәйле сораулар бирделәр. Шулай ук дарулар һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, өстәмә белем алу мәсьәләләре дә каралды.
Соңыннан борчыган мәсьәләләр буенча шәхси консультацияләр үткәрелде.