Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында декоратив рамлы көзгеләр ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары катнашты.
Чара бүлек мөдире Лилия Ситдыйкова җитәкчелегендә узды, ул «СтолярКо» балта эше остаханәсе» социаль тернәкләндерү проектының җитәкчесе һәм катнашучылар өчен остаз.
Социаль хезмәтләр алучылар агач белән эшләү нигезләре белән таныштылар, декоратив рамнар җыю техникасын үзләштерделәр. Тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә һәркем үз идеяләрен тормышка ашыра һәм уникаль эшләнмәләр ясый алды.
Мондый чаралар инвалидларның социаль адаптациясе, аларның һөнәри үсеше һәм үз-үзләренә ышанычын арттыру өчен мөһим.
