Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты халкы Алексеевск районындагы «Изге чишмә» үзәнлегенә барырга күптән хыяллана иде. Интернат-йорт белгечләре ярдәмендә аларның хыялы тормышка ашты.
Өлкәннәр Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигать тыюлыгында, җирле тәвә кошы экофермасында булдылар. Ферма директоры үзе кунаклар өчен экскурсия үткәрде.
Аннары социаль хезмәтләр алучылар «Изге чишмә» үзәнлегенә юл тоттылар. Уңайлы беседкада төшке аш ашарга туктадылар, тәмле итеп тамак ялгадылар.