21 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Һәлак булганнар истәлегенә, исәннәр хакына» дигән чара узды. Анда көндезге тору бүлегенең җиде социаль хезмәт алучысы катнашты. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Катнашучылар үзәк белгече белән бергә илнең героик тарихына чумдылар, сугышларны, атаклы гаскәр башлыкларын һәм шул чорның төп вакыйгаларын искә төшерделәр. Менталь тайпылышлары булган яшьләр викторина сорауларына да җавап бирделәр.