«Хыял» социаль приютында ата-аналар көне узды

2025 елның 22 августы, җомга

«Ата-аналар кунак бүлмәсе» программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ата-аналар көне узды. Чарада Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучы ана катнашты. Яшүсмергә ничек мөстәкыйль булырга ярдәм итү турында сөйләштеләр.

Ата-аналар кунак бүлмәсе – ата-аналарга бала тәрбияләү мәсьәләләрендә ярдәм итүгә, гаилә институтын ныгытуга, ата-аналар компетентлыгын күтәрүгә, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлдерелгән эш формасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International