«Шәфкать» үзәгендә балаларны үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләренә өйрәтәләр

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Елена Макарова яшүсмерләрнең шәһәр киңлегендә үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерү максатында «Шәһәрдә иминлек» темасына төркемле дәрес үткәрде.

Әңгәмә «куркынычсызлык» төшенчәсен караудан башланды. Социаль педагог балаларга сүзнең мәгънәсе турында үз фикерләре белән уртаклашырга тәкъдим итте, катнашучыларның фикерләрен тыңлады, яшүсмернең көндәлек тормышында килеп чыга торган куркыныч хәлләрне карадылар.

Балалар актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм алган белемнәрен тормышта кулланырга әзер булуларын күрсәттеләр. Интерактив формат ярдәмендә балалар өйрәнелгән материалны ныгыта алдылар.

Әңгәмә тәмамланганнан соң һәр балага мәгълүмати буклет тапшырылды.

Социаль хезмәтләр алучы 10 балигъ булмаган бала катнашындагы чара күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтү кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International