«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Динә Шакированың чәчәк кибетендә булдылар.
Флорист һәм аның командасы экскурсия уздырып кына калмадылар, ә балаларны чәчәкләрнең тылсымлы дөньясына чумдырдылар. Алар букетларны ничек дөрес һәм зәвык белән төзергә икәнен күрсәттеләр, төрле үсемлекләрне карау серләрен ачтылар һәм һәр чәчәк турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар.
Иң мавыктыргыч момент үз чәчәк композициясен ясау булды. Һәр тәрбияләнүче уникаль чәчәк бәйләме җыйды.