Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Закрны нигезендә 30 августТатарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

2025 елда эшләми торган бәйрәм көне шимбәгә туры килә. Законның 1 маддәсенең 5 өлеше нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).

Шулай итеп, 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International