«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында мәшгульлек хезмәте модернизацияләү уза. Бүген Чүпрәле районында яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм район башлыгы Марат Гафаров капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләделәр һәм хезмәт күрсәтү шартларын тикшерделәр.
Шулай ук министр һәм район башлыгы тармак учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты. Агымдагы елның 7 аендагы эш нәтиҗәләре һәм булачак сайлауларга әзерлек турында фикер алыштылар.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инде 17 ел Флүрә Әхмәтова эшли. Ул учреждениедә чисталык һәм тәртип саклый. Бүген аны 60 яшьлек юбилее белән котладылар.
«Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Эльмира Зарипова һәм Марат Гафаров тәрбияләнүчеләрнең бүлмәләрен, ашханәне карадылар, иҗат дәресләре вакытында балаларга кушылдылар.