Бүген ремонттан соң чираттагы яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге Апас районында ачылды. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үзәктә булды һәм яңалыкларны бәяләде.
Үзәктә потенциаль эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр белән консультацияләр һәм очрашулар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңартылган интерьер аеруча функциональ.
Кадрлар белгечләре хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә ала, шул исәптән эш эзләүдә ярдәм, һөнәри юнәлеш бирү, квалификация үзгәртү, үз бизнесыңны оештыруда ярдәм итү. Һәр клиентка индивидуаль якын килүгә аерым игътибар бирелә.
Исегезгә төшерәбез, мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән модернизация чаралары «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
