Буалыларга яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге хезмәт күрсәтәчәк

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүген Буада яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды. Үзәкне «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында модернизацияләделәр.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм район башлыгы Ранис Камартдинов капиталь ремонт нәтиҗәләрен карадылар һәм килүчеләр белән аралаштылар.

Модернизацияләү программасы уңайлы эчке навигация һәм килүчеләр белән аралашу өчен функциональ зоналар булдыруга юнәлдерелгән. Ул шулай ук эш эзләүчеләр өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә эшне оештыруга, хезмәт күрсәтүгә һәм мәсьәләләрне хәл итүгә яңа алымнар кертүне күздә тота.

Буа районына эш сәфәре кысаларында министр Эльмира Зарипова шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары нәтиҗәләр күрсәткән укучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашуда катнашты. Югары сыйныф укучылары үзләренең сорауларын бирә һәм кыйммәтле киңәшләр ала алдылар.

Ведомство башлыгы шулай ук Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда социаль хезмәт алучыларның яшәү шартлары белән танышты, өлкәннәр белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International