Закон белән каршылашкан яшүсмерләрне нәтиҗәле социализацияләүнең мөһимлеген бәяләп бетереп булмый. Ул бары тик нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үстерү һәм әйләнә-тирә дөнья белән үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә генә мөмкин була. Нәкъ менә шундый күнекмәләр «Яхшылык компасын көйләү» программасы кысаларында оештырылган «Үзгәрешләр җиле» клубының узган чарасының төп темасы булды.
18 августта социаль хезмәт алучы яшүсмерләр психологик тренингта катнаштылар. Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева җитәкчелегендә яшьләр төркемле хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар.
Чара файдалы һәм мавыктыргыч булды, яшүсмерләрнең һәрьяклап шәхси үсеше өчен шартлар тудырылды.