Мәшгульлек хезмәтендә – үзгәрешләр

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Кичә Азнакай районында модернизацияләнгән «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы булды.

Тантаналы чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, мәшгульлек хезмәтенең социаль партнерлары, эш бирүчеләр, эшсез гражданнар катнашты.

Клиентларга һәм хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен кадрлар үзәгендә яңа җиһазлар, цифрлы сервислы заманча техника урнаштырылган. Үзәкнең яңа форматы берничә зонаны күздә тота: мәгълүмат бирү һәм көтү секторы, эш эзләүчеләр белән эшләү секторы, төркемле дәресләр залы һ. б.

Ахырда Клара Таҗетдинова гражданнарны кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән модернизация чаралары «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International