Әлки районында ремонттан соң мәшгульлек үзәге бүлеге ачылды

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Бүген капиталь ремонттан соң Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлки районы буенча бүлеге ачылды. Чарада район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев булдылар. Алар ук гражданнарны шәхси кабул иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү программасында катнашты. Мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән модернизация чаралары «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Әлки районында тармак учреждениеләренең хезмәт коллективлары җыелышы узды. Районда бу елның 7 аенда социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә йомгаклар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International