Яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәге тарафыннан эшләнгән «Ата-аналар кунак бүлмәсе», «Хис итә алам» социаль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Алия Нигъмәтҗанова һәм Гөлнара Фәйзиева берничә чара үткәрделәр.
Очрашу барышында ата-аналар яшүсмергә тормыш авырлыкларын мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыга алырлык җитлеккән шәхес булып үсүдә ничек ярдәм итәргә икәнен белделәр. Яшүсмерләрне хис-кичерешләр белән таныштырдылар, аларга тематик фильм күрсәттеләр. Шулай ук балаларга җәмгыять тормышында актив катнашуның, социаль җаваплылыкны үстерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.