«Ышаныч» үзәгендә «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында дәрес үткәрделәр

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында көндезге тору бүлегендә кулинария осталыгы буенча чираттагы дәрес уздырылды.

Үзәкнең хезмәт буенча инструкторы Вера Сурова җитәкчелегендә кайнар бутербродлар әзерләделәр. Мондый чараларда социаль хезмәтләр алучылар мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр, үз көчләренә ышаныч арта. Дәресләр практик күнекмәләрне үзләштерергә генә ярдәм итеп калмый, ә эмоциональ үсеш, үз-үзеңне күрсәтү һәм социаль адаптация өчен дә киңлек тә тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International