«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә бүгенге көнгә 65 яшьтән өлкәнрәк 784 Теләчедә яшәүче кеше сәламәтлекләрен тикшергән – медицина тикшерүе узган.
Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында, алдан расланган план-график буенча бушлай илтәләр.
Үткәрелгән дәвалау-диагностика чаралары өлкән буынга системалы ярдәм күрсәтүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Даими рәвештә тикшеренүләр узу сәламәтлек белән төрле проблемалар килеп чыгу куркынычын киметергә яки авыруларны башлангыч стадияләрендә ачыкларга ярдәм итә.