«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия чарасы кысаларында төрле категориядәге гаиләләрдән 50 бала канцелярия товарларының тулы җыелмаларын һәм яңа рюкзакларны алды.
Бәйрәм район мәдәният йорты әзерләгән күңелле программа белән башланып китте. Барлык кунакларны җирле эшмәкәр Тохиржон Жураевтан тәмле кайнар пылау көтә иде.
Чарада дәрәҗәле кунаклар – Югары Ослан прокуроры һәм җәмәгать судьясы катнашты, алар бу инициативага кушылды, балаларны якынлашып килүче уку елы белән котлады.
Акцияне «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, социаль яклау бүлеге, мәдәният йорты, «Игелекле кешеләр» хәйрия хәрәкәте оештырды.