Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Айзилә Шиһапова хезмәттәшләре һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен эбру техникасында традицион булмаган рәсем ясау буенча ачык дәрес үткәрде.
Балалар буяу тамчыларының су өстендә таралуын мавыгып күзәттеләр, матур бизәкләр ясадылар, буяулар белән экспериментлар үткәрделәр. Аннары судагы бизәкләрне кәгазьгә күчерделәр. Һәр рәсем кабатланмас килеп чыкты.
Дәрестә катнашучы педагоглар һәм ата-аналар рәсем ясауның мондый традицион булмаган ысулы балаларда сәнгати һәм эстетик якларны үстерүгә ярдәм итә, игътибарны, фикерләүне, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә, бу менталь тайпылышлы балалар белән эшләүдә мөһим, дип билгеләделәр.