13 августта Зәйнең «Энергия» үзәк стадионында инвалидлар өчен «Мөмкинлекләр дөньясы» дип аталган спорт бәйрәме узды. Чарада катнашучылар өчен концерт программасы оештырылды, анда җирле артистлар гына түгел, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүче Андрей Кузьмин һәм Дамир Ситдыйков та үз талантларын күрсәтә алдылар. Оештыручылар шулай ук традицион милли уеннар һәм спорт ярышлары әзерләделәр, социаль хезмәтләр алучыларның иҗади күргәзмәсе оештырылды.
Җиңүчеләрне, призерларны һәм активистларны грамоталар, медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Мондый чаралар – үзеңне күрсәтү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек.