Министрлык «Талантлар салават күпере» конкурс-фестиваленә йомгак ясады

2025 елның 15 августы, җомга

14 августта Казанда психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында инде традициягә әйләнгән «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

Сәламләү сүзе белән конкурс-фестивальне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга да матур чыгышлар һәм җиңү теләде.

Быел «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале инде тугызынчы тапкыр уздырылды. Чарада 52 кеше катнашты. Конкурсантлар өчен бу үз казанышларыңны күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, башкаларның дәрәҗәсен күрү, яңа әсәрләр белән репертуарны киңәйтү, иҗади кыюлык алу, көндәшлек тәҗрибәсе алу, шулай ук актив үз-үзеңне тормышка ашыру өчен өстәмә стимул.

Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде.

«Концерт һәм шоу-программалар алып баручылары» номинациясе:

1 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Нәфис сүз» номинациясе:

1 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Вокал» номинациясе:

1 урын – Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Кама Аланы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен каралган интернат-йорты.

«Хореография» номинациясе:

1 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

Фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International