Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында булачак укучылар өчен «Беренче сыйныф укучыларына багышлау» бәйрәм чарасы узды.
Балаларны «Сөенеч» курчак театры артистлары каршы алды, алар кызыклы спектакль күрсәттеләр, уйнадылар һәм күңел ачтылар. Аннары барлык балалар да яңа букчалар алдылар.
Менә инде күп еллар акциягә «Таиф-НК» АҖ һәм «Таттелеком – Летай» ГАҖ Түбән Кама районара электр элемтәсе узелы кушыла. Алар ярдәмендә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән 60 балага бәйрәмдә рюкзаклар һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмалары тапшырылды.
Ата-аналар һәм балалар иганәчеләргә мәктәп тормышы алдыннан бик кирәкле ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.