Бүген Казанда модернизациядән соң Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Көн саен учреждениенең 17 хезмәткәре эшкә урнашырга теләүче 200 гә якын кешене кабул итәчәк. Мәшгульлек хезмәте белгечләре эш эзләүдә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкләр: резюме төзүдән һәм әңгәмәләргә әзерләнүдән алып вакытлыча мәшгульлекне оештыруга кадәр, шул исәптән укудан буш вакытта 14–18 яшьлек яшүсмерләргә һәм эш табуы кыен булган эшсез гражданнарга ярдәм итү дә.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү программасында катнаша. Гомуми мәйданы 11 205,16 кв. м булган 49 кадрлар үзәгендә ремонт ясалган.
Модернизацияләү программасы офис киңлекләрен бердәм стандартлар буенча яңартудан, уңайлы эчке навигациядән һәм килүчеләр белән эшләү өчен бүлеп бирелгән функциональ зоналардан гына түгел, ә эшне оештыруга, хезмәт күрсәтүгә һәм эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр мәсьәләләрен хәл итүгә принципиаль яңача якын килүдән гыйбарәт. Бу шәхси озата бару һәм консультацияләүне үз эченә ала.
Мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән модернизацияләү чаралары «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.