Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 45 560 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 23,5 % сәнәгатьтә (10,7 мең эш урыны);
- 18,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (8,5 мең эш урыны);
- 11,1 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,1 мең эш урыны);
- 6,1 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,8 мең эш урыны);
- 3,7 % транспортта (1,7 мең эш урыны);
- 2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,9 мең эш урыны);
- 0,5 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 34,5 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (15,7 мең эш урыны).
3 272 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.