Халыкара светофор көненә багышланган чаралар кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Лия Ильина җитәкләгән «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе волонтерлары белән иҗади очрашу узды. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән бергә волонтер балалар мастер-класс үткәрделәр.
Очрашу башында Энҗе Мөхәммәтҗанова тернәкләнүчеләргә беренче светофорлар, светофорларның эш принцибы, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең үзара куркынычсыз эш итү нигезләре, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеге турында сөйләде. Аннары балалар волонтерлар белән бергә кәгазь светофор ясадылар. Иҗат процессы вакытында волонтерлар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерделәр.
Мастер-класс азагында балалар уеннар уйнадылар һәм кунаклардан бүләкләр алдылар.