Татарстанда «Менталь сәламәтлек» проекты актив гамәлгә ашырыла

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

2022 елдан Татарстан Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыруга кушылды. Проект аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны иртә ачыклау системасын формалаштыруга һәм мондый диагнозлы кешеләр реестрын булдыруга, менталь өлкәдә төрле тайпылышлары булган балаларны һәм өлкәннәрне гади көнкүреш күнекмәләренә өйрәтүгә, озата барулы яшәү шартларын оештыруга һәм эшкә урнашуда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республиканың социаль яклау системасында көндезге тору бүлекләре ачыла башлады. Бүген алар барлык муниципаль районнарда да эшли

Социаль-көнкүреш җайлаштыру буенча махсус җиһазландырылган кабинетларда менталь тайпылышлары булган кешеләр үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үзләштерәләр. Программага шулай ук психологлар һәм социаль педагоглар белән дәресләр, спорт һәм музыкаль чаралар, иҗади активлык һәм танып белү экскурсияләре керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International