«Изгелек» үзәгендә «МХО катнашучыларына һөнәри юнәлеш бирү» дигән чара узды

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

31 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә МХО катнашучылары белән очрашу үткәрелде. «Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре мәшгульлек үзәгендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары, сервислар турында сөйләделәр, укулар узу һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирделәр, шул исәптән «Кадрлар» милли проекты кысаларында да.

Чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International