«Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сукырлар җәмгыяте очрашуы узды

2025 елның 25 июле, җомга

25 июльдә Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында директор урынбасары Лилия Вәлиева катнашында Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзаларының төркем җыелышы булды.

Җыелышта оешманың агымдагы бурычлары каралды, начар күрүче гражданнарга очрашырга туры килә торган проблемалар турында фикер алышынды. Шулай ук җирле бүлеккә мөрәҗәгать иткәндә гражданнарның нинди ярдәмгә өмет итә алуы турында сөйләштеләр.

Лилия Вәлиева өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшчәнлеге, социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә киң кулланыла торган стационар алмаштыргыч технологияләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International