Чираттагы кулинария дәресе Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә узды. Дәреснең төп максаты – социаль хезмәтләр алучыларны социаль-көнкүрешкә җайлаштыру.
Яшьләр үзләре үстергән ташкабакларны кыздырырга өйрәнде. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә алар кухняда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, аннары яшелчәләр әзерләделәр. Тернәкләнүчеләр актив аралаштылар, ташкабаклардан ясалган ризыкларны искә төшерделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.