Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Очрашуга мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Лариса Журавлева чакырылган иде. Ул көндезге тору бүлеге яшьләре белән әңгәмә үткәрде.
Белгеч инвалидларга ярдәм итү программалары, шул исәптән укыту, квалификацияләрен үзгәртү һәм эшкә урнашуга ярдәм итү турында сөйләде. Яшьләрнең эш эзләгәндә һәм яңа урында җайлашканда очрарга мөмкин булган кыенлыкларны җиңүгә аерым игътибар бирелде. Соңыннан катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм индивидуаль консультацияләр алдылар.
Мондый чараларда катнашу өчен алдан 8 (8553) 32-50-32 телефоны буенча язылырга кирәк.