Биектау районында көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен кулинария мастер-классы үткәрелде

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Юлдаш» төркемендәге яшьләр өчен карабодай белән ит ризыгы әзерләү буенча мастер-класс уздырды.

Дәрес башында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен кабатладылар, аннары эшкә керештеләр. Ашамлык әзерләнгән арада катнашучылар белән метафорик карталар кулланып уен дәресе үткәрделәр. Һәркем үзенең эчке халәтен бәяли һәм аны тулыландыру өчен кирәкле ресурс ала алды.

Мондый дәресләр үткәрү һәр катнашучыда социаль-көнкүреш күнекмәләрен һәм кулинария сәләтен үстерә, бу аларга киләчәктә көндәлек тормышка җайлашырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International