29 июльдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чакырылган экспертлар күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт тарафыннан социаль, медицина һәм хокукый ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
Түгәрәк өстәл һәм индивидуаль консультацияләр барышында ата-аналар дәүләт хезмәтләрен алуның административ регламентлары, пособиеләр һәм ярдәм чаралары билгеләү, өстәмә отпусклар һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның эш режимы, дарулар һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, өстәмә белем алу белән бәйле сораулар бирделәр.
Очрашу нәтиҗәле узды. Катнашучылар оештыручыларга һәм экспертларга рәхмәт белдерделәр.