Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 54 188 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 20,1 % сәнәгатьтә (10,9 мең эш урыны);
- 10,8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,9 мең эш урыны);
- 10,2 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,5 мең эш урыны);
- 7,1 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,8 мең эш урыны);
- 4,4 % транспортта (2,4 мең эш урыны);
- 1,6 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,9 мең эш урыны);
- 0,4 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);
- 45,4 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (24,6 мең эш урыны).
3 235 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.