Игътибар үзәгендә – гаиләләрнең иминлеге

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Торак биналарда янгын куркынычсызлыгы – социаль сәясәтнең төп бурычларының берсе, бигрәк тә сүз социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр турында барганда. Фаҗигаләрне булдырмауның нәтиҗәле ысулларының берсе булып автоном төтен янгын хәбәрчеләре урнаштыру тора. Әмма аларның булуын тәэмин итү генә түгел, ә аларның эшкә сәләтлелеген даими тикшерү дә мөһим.

Лениногорск районында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре ведомствоара рейд үткәрделәр. Аның максаты – социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йорт хуҗалыкларында янгын чыгу һәм кешеләрнең һәлак булу куркынычын киметү.

Ведомствоара рейд барышында автоном янгын хәбәрчеләренең булуын, аларның төзеклеген тикшерделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында да искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International