Татарстанда 8,6 мең яшүсмер каникул вакытында эш тапкан инде

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасының максатчан чаралары кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру эшен оештыра.

Мәшгульлек үзәге белгечләре шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары белән яшүсмерләр өчен вакытлыча эш урыннары булдыру буенча планлы эш алып баралар, шул исәптән балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы кысаларында да, предприятиеләр вәкилләре белән балигъ булмаганнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр үткәрәләр. Шулай ук вакансияләр ярминкәләре һәм эш бирүчеләр көннәре оештырыла. Предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр уздырыла. Эшләргә теләүче балалар өчен предприятиеләргә турлар оештыралар.

Өстенлек хокукыннан хәвеф-хәтәр төркеменә керүче һәм социаль яклауга мохтаҗ балигъ булмаганнар файдалана. Укудан буш вакытта яшүсмерләрнең мәшгульлеге сукбайлыкны, караучысызлыкны, наркоманияне, балигъ булмаганнар арасында алкоголь һәм спиртлы продукция куллануны һәм алар кылган хокук бозуларны кисәтергә ярдәм итә. 

Шулай ук эшкә урнашканда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелә. Гаиләнең һәр әгъзасы белән индивидуаль эш алып барыла. Балаларның теләкләрен белгәннән соң, мәшгульлек үзәге белгечләре предприятиеләргә хезмәттәшлек турында хатлар юллыйлар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан яшүсмерләргә эшкә урнашканда эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк түләмиләр.

22 июльгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 8 630 яшүсмерне эшкә урнаштырган. Балигъ булмаган гражданнар күбесенчә махсус күнекмәләр яки һөнәри белем таләп ителми торган вакансияләргә урнашалар: ярдәмче эшчеләр, хезмәт урыннарын җыештыручы, урам себерүче, патриотик юнәлештәге шәһәр чараларында эшләү, авыл хуҗалыгы эшләре һәм мәктәп яны участокларында эшләү.

Республиканың коммерциячел оешмалары шулай ук мәктәп укучыларын актив эшкә урнаштыралар, аларга беренче акчаларын эшләргә булышалар. «Россия эше» платформасында 2025 елның җәйге чоры башында балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшләргә урнаштыру өчен яраклы вакансияләр саны 6-7 мең тәшкил иткән иде.

Агымдагы елда 16 меңгә якын яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International