Минзәләдә балалар һәм яшьләрнең вакытларын ничек үткәрүләрен тикшерделәр

2025 елның 15 июле, сишәмбе

14 июльдә кич белән опека һәм попечительлек начальнигы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре, балигъ булмаганнарны спиртлы эчемлекләр, тәмәке продукциясе куллануга, җәмгыятькә каршы эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын булдырмау максатыннан, яшьләрнең күпләп ял итү урыннарында, паркларда, урамнарда булдылар.

Яшьләр һәм балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар куллану зыяны, балигъ булмаганнарның төнлә җәмәгать урыннарында булу өлкәсендәге гамәлдәге закон нормаларын аңлаттылар. Шулай ук минзәләлеләргә балалар ышаныч телефоны турында да сөйләделәр.

Рейд барышында хокук бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International