Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелде. Посылкаларда азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары, тәрбияләнүчеләрнең хатлары һәм кул эшләре.
«Өй җылысы, мәхәббәт һәм өмет белән тулган бу кечкенә бандерольләр безнең сугышчылар өчен зур әһәмияткә ия. Алар йорт турында искә төшерү генә түгел, ә солдатларга аларны көтүләрен, аларны хәтерләүләрен һәм алар белән горурлануларын аңлатып, көчле стимул булып хезмәт итә», – дип уртаклаштылар тернәкләндерү үзәгендә.